Мы в Telegram
Добавить новость
Все города России от А до Я
Россия24.proнепрерывные новости из регионов России 24/7 на русском + новости Москвы и Подмосковья от Moscow.Media и мировые новости от RU24.pro и партнёров в календарном формате (вчера, сегодня и сейчас) совместно с 123ru.net и платформой СМИ24.net по технологии 103 NEWS

Экология милли ризыкка да кагыла: экостанция ачылышында итсез өчпочмак тәкъдим ителде

Intertat.ru
10
Экология милли ризыкка да кагыла: экостанция ачылышында итсез өчпочмак тәкъдим ителде

«Ничарадан-бичара» – «Казан мөгез чыгара». Яки юкмы?

Әйткәндәй, соңгы арада экологик әйберләр, күренешләр артыгы белән күп кебек тоела кайчак. Истә, берничә ел элек үземнең туган апам бер мәктәптә мода түгәрәген алып бара иде. Ул укучылары белән полиэтиленнан, пакетлардан ясалган күлмәкләр, эшләпәләр коллекциясен булдырды. Әлбәттә, бу коллекция бер зур экологик конкурста дәрәҗәле урынга да чыкты... Моңа шаккаткан идем, бер уйлаганда, полиэтиленнан ясалган киемне кем киеп йөрсен инде...

Кереш сүзне йомгаклап, чара хакында шуны әйтәсе килә: яшьләрнең дә экологик юнәлеш белән ныклап кызыксынуларын күрдек. Республиканың төрле муниципалитетларында мондый чараларны, бәлки, ешрак та оештыру кирәктер.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Урам» экстрим паркы территориясенең Казансу яры буенда экостанция ачылу уңаеннан «Киләсе станция - Эко!» экобәйрәме һәм велосезон ачылышы истә калырлык булды. Алып баручылар интерактив форматта эшләделәр, җыелган халык белән аралашып тордылар.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Рәсми ачылышта катнашучыларны Казан шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сәламләде. «Бу чара — безнең киләчәк өчен. Агымдагы елда экологик юнәлештә Казан өчен яңа этап башлана. Эспертлар командасы экологик берләшмәләр белән эшләүгә, тәкъдимнәргә әзер. Бергәләп экологиягә багышланган иң яхшы проектлар булдырыйк», — диде ул.

Фото: ©

«Әлеге зур күләмле чарага безне чакыруыгыз өчен рәхмәт! Без республиканың көнбатыш зонасы һәм Казан шәһәре буенча региональ операторы буларак чүп-чарны һәм көнкүреш калдыкларны җыю өчен җаваплыбыз. Безнең статистикага күз салсак: елдан-ел чүп ташлаулар арта. Якынча 10 процентка, дип була. Чүп-чар полигоннары саны һәм аларның биеклеге артмасын өчен сортировка эше бик мөһим. Бик шатмын – экологик юнәлешкә өлкәннәр дә, яшьләр дә кушыла. Экологик чараларда катнашучы яңа командалар формалашуын күрәбез. Күпчелегендә гүзәл затлар әле», – ди каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторы «ПЖКХ» идарәче компаниянең генераль директоры урынбасары Алексей Анисимов.

Ул Казанда куелган сары сеткалы контейнерларда калдыкны төрләре буенча аралап җыю оештырылганы хакында әйтте. Казанда шундый 1562 контейнер урнаштырылган. Быел тагын 1200-1500 контейнер урнаштыру ниятләнә.

Күпләр бу контейнерларга пластик шешәләр генә ташларга ярый, дип ялгыша... Анда пыяла, металл, кәгазь һәм пластик ташларга да ярый. Быелның гыйнвар аенда тагы бер фракция өстәдек бу списокка — тетрапак (аның төп өлешен – 75 процент картон, ә аннан 20-22% - полимерлар һәм 3-5% - алюминий фольга тәшкил итә). Ул да уңышлы эшкәртелә. Әлеге сеткалы контейнерлар ярдәмендә якынча 100 чүп ташу машинасы полигоннарга юлланмады! Барлык шушы калдыклар эшкәртелә һәм кеше өчен яхшы гына файда китерә. Шулай ук узган елны кулланыштан калган шиналар җыю буенча акция үткәргән идек — бу пилот проект булды. Аның барышында без 670 куб шина җыйсак, быел яз 350 куб тупладык. Васильченко урамы 6 адресында 40 төр калдык, чүп-чар кабул ителә. Менә шулай экологиябезне саклауга һәрберебез үз өлешен кертә ала, — ди Алексей Анисимов.

«Урам» экстрим-паркындагы экостанциядә аллюминий, пластик, макулатура кебек калдыклар эшкәртелә, даими рәвештә мастер-класслар үткәрәлечәк. Аның тәүгесе чара вакытында ук үтте. Чүп калдыкларын эшкәртеп сувенирлар, бизәнгеч әйберләре ясап булганга инандык. Мәсәлән, газировкадан яки энергетиктан бушаган алюминий шешә дә бик файдалы булуы ихтимал икән… Станция бинасында эшкәртелү, ничек бу эш баруы ачыктан-ачык тасвирланган стенд форматында шкаф та бар.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Экостанция форматындагы экопавильон — замана тәлабе. Монда теория дә, практика да күзаллана. Станция бинасы түгәрәк, берничә зонага бүленгән. Калдыклар туплау, экосувенирлар ясау, күргәзмә, экологик белем алу зоналарын күрә аласыз. Станция эшчәнлеге төрле категория кешеләргә кызыклы булыр. Калдыклардан хәтта блокнот тышлыклары, шашкалар ясап була. Халык бирегә пластик, сок һәм сөттән бушаган тартмалар алып килсә дә була», — дип бәян итте журналистлар өчен экскурсия барышында «ЭкоТехнологияләр» исемле Мәскәү компаниясе вәкиле Алёна Казакова.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Экостанцияне тәкъдим итәргә Мәскәү экология компаниясе вәкиле чакырылган иде. Әлбәттә, урынлы сорау туа: «үзебездә мондый экопавильон ачырлык экологлар әллә юк микән?» Ни дисәк тә, ел саен зурлап экология темасын колачлаган республикакүләм бәйгеләр гөрли бит... Хәер, иң мөһиме экостанция эше дәвамлы булсын, дигән теләктә калабыз.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Минемчә, чараның әһәмияте зур. Сәүдә нокталары да ифрат күп иде. Кайберләрендә әйберләр бушлай диярлек тәкъдим ителде яки «донат» күчереп булды (рәхмәт йөзеннән ирекле сумма).

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Тәкъдим итү чарасында экологик күргәзмәдә табигатькә зыян салмый торган әйберләр тәкъдим ителде. Иң кызыклысы — вегетариан өчпочмагы булгандыр, мөгаен. «Вәт» җитте бит замана... Милли ризыклар да вегетарианлаша... Хәзер инде вегетариан бәлеше, казылыгын күрәсе калды. Ә бәлки алары да бардыр ул?! Әйтергә кирәк, вегетариан өчпочмагына хак кыйммәт кенә куелган иде — 230 сум... Итле өчпочмакның хакы мондый суммага үзәк Бауман урамы рестораннарында да басмыйдыр кебек... Тәменә килгәндә, әллә ни үзенчәлеген тапмадым. Тәме сизелмәде шикелле. Үсемлек «итеннән» булып чыкты. Гадәти хайван итеннән аермалы буларак, үсемлек «итенең» нигезендә – соя, борчак, бодай, сирәгрәк көнбагыш, гөмбә мицелие, фасоль, бәрәңге аксымы. Аксымга, үсемлек майларына һәм клетчаткага бик бай, диләр үсемлек итен.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Башлаганга нокта куеп, «ничардан-бичара» булмагандыр, шәп чара булгандыр диясе килә. Ә исә экостанция чыннан да күрше регионнар арасыннан да беренче булып Казанда ачылгандыр ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Яшьләр ватык пыяла кисәкчәләре белән тротуар ямадылар...

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Чарада 30 якын экотөркем күргәзмәләр тәкъдим итте, мастер-класслар оештырды. Алар арасында макулатураны эшкәртеп, шунда басма машинкасы белән бик матур экологик сыйфатлы открыткалар ясарга өйрәтүче игътибарымны җәлеп итте. Казанда гомер итүче Рәйлә ханым Нуриеваның төп эше җитештерү тармагында. Үзе билгеләвенчә, төп хезмәте дә экологиягә 50 процентка бәйле.

«Макулатурадан экологик открыткалар, блокнотлар ясыйм. Бу шөгыльгә мин интернеттан өйрәндем. Машинаны да интернет аркылы табып, сатып алдым. Һәр кеше табигатькә карата сакчыл карашта булсын иде», — дип сөйләде ул.

«Без интерактив үткәрдек. Мозаика ясадык. Ватык савыт-саба белән тротуарны ямап карадык. Бүгенге яшь буынның экологиягә карата үз карашы, аны саклау буенча идеяләре бар, дип саныйм. Бу экостанция ачылышы да моңа бер дәлил. Шәхсән үзем экологик проектлар белән ныклап 4 ел элек кызыксына башладым. Шулай ук борынгы, элеккеге чүпрәкләрдән төрле кызыклы әйберләр эшләү белән шөгыльләнәм», — диде мастер-класс үткәрүче Элина Касыймова.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Без проектыбыз кысаларында халыктан органик калдыклар кабул итәбез. Мәсәлән: йомырка, чикләвек кабыклары, һ.б. Шушы фракцияләрдән биогумус җитештерәбез. Биогумус белән аеруча бик популяр булган микрояшелчә дә яхшы үсә. Биогумус — бик яхшы грунт ул. Әле менә пакетларны тикшерәбез, бәлки алар белән дә биогумус җитештерү кулай булыр», — дип бәян итте агроном-галим, «ВерниВгрунт» мәгърифәтчелек проекты авторларының берсе Лия Дәүләтбаева.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Бүгенге заманда экология темасы көннән-көн актуальләшә бара. Чара экологиягә сакчыл карашны популярлаштыру һәм көчәйтү максатыннан уздырыла. Монда җәмәгатьчелек оешмалары, волонтерлар һәм активистлар катнаша. Алар үз теләкләре белән экологияне саклауга бушлай саллы өлешләрен кертәләр. Һәр айның соңгы якшәмбесендә, Миллениум күпере астында 10 алып 12 сәгатькә кадәр «Мобиль пункт» акциясе үтә. Аның барышында эшкәртелүгә яраклы чүп, калдыклар кабул ителә», — дип сөйләде Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясенең Казансу елгасы яры буенча кураторы Асия Гыйззәтуллина.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Велоспортчылар белән экологлар дус икәнен белә идегезме?

Оештыручылар билгеләвенчә, велоспорт белән экология тыгыз бәйләнешле. Шуңа күрә дә биредә велосезон ачылуына да шат булуларын әйттеләр. Велосипедчылар, сезонны ачып, 15 чакрымга узыштылар. Чарада катнашучылар, тамаша кылучылар өчен җыр-моң программасы да әзерләнгән иде.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Экостанция ачылышын менә шулай шаулатып-гөрләтеп оештырырга булдык. Шәһәребездә бик күп экологик мәгърифәтле проектлар, алар барысы да шактый эффектив. Экологик хәрәкәт активистлары велоспортчылар белән дә һәрчак дуслар. Гомумән, вело — супер тема!» — диде «Экологично» хәрәкәте вәкиле Зөлфия Такташова.

Такташова әйтүенчә, иҗтимагый оешмалар экологияне саклауга зур өлеш кертә. Шулай ук ул вегетариан ризыкларын атнасына бер тапкыр ашарга киңәш итә. Моны ул экологик сакчыл караш белән аңлатуын ассызыклады.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Биредәге велосипедчылар саны 300дән артып китүен, күпләр гаиләләре белән килүен билгеләп узды оештыручылар. Чираттагы әңгәмәдәшләрем исә бик күркәм, спортны үз иткән велосипедчылар гаиләсе булды.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Чарага гаиләбез белән позитив энергия артыннан, шәһәрдәшләр белән бер дулкында булыр өчен килдек. Велосипедларда балалар белән аеруча ял көннәрендә бергәләп йөрибез. Мондый чарада беренче тапкыр катнашуыбыз. Балаларыбыз 4 яшьтән үк велосипедларда җилдерәләр. Сөенәбез инде, гаджетларга вакытлары аз кала... Юлларда хәвефсезлек кагыйдәләрен санга сугып йөрибез. Балаларга да иминлек кануннарын өйрәтәбез. Актив спорт белән мавыгырга бик яратабыз ул», — дип фикерләре белән уртаклашты йөзү буенча тренер Андрей Ермин. Ул чарага тормыш иптәше Юлия, кызы Дарина һәм улы Богдан белән килгән иде.

Экзотик тамашага да урын булды

Исемнәрен әйткәндә дә тел сына торган тайцзицюань һәм цигун медитация техникалары һәм гимнастикалары күрсәтеп шаккаттыручылар булды. Танылган спортчы Эдуард Гайнуллин шундыйларның берсе. Бу чыгышларны да халык хуплады.

Экологик чара ахырына кадәр кәеф күтәренкелеге сизелде. Соңыннан да халык таралырга ашкынмады. Велосипедчылар исә үзләренең җыелышларын дәвам итәргә карар кылып, шәһәр үзәгендә аралашырга, сезонга уртак планнары корырга булдылар.

На Юбилейной площади Пензы расстелили зеленый газон

Зампред правительства Алтайского края Кибардин задержан в Москве

Задержан вице-губернатор Алтайского края: Обыски прошли в правительстве

Российские музыканты на конкурсе в Великобритании

Moscow.media

Задержан вице-губернатор Алтайского края: Обыски прошли в правительстве

ООО «Техсервис Моторс» включено в реестр недобросовестных участников аукциона

Делимханов по поручению Кадырова взял под контроль дело о сбежавшей чеченке

Пробки в Подмосковье оценили в 4 балла утром 17 мая

Музыкальные новости

Новости России


Москва

В Парке Горького вновь пройдет Московский детский фестиваль искусств «НЕБО»



Полезные советы от партнёров Russia24.pro


Все новости на сегодня

Другие новости

Частные объявления в Вашем городе




Новости от партнёров Russia24.pro


Жизнь

Армяне России поддерживают движение «Тавуш во имя Родины»



Все новости часа на 123ru.net
Москва

Теплосети в Ленинском округе модернизируют к осени

<

>
Moscow.media <::
:: Ria.city
Новости Крыма на Sevpoisk.ru

Регионы

Новости России

Новости России


Москва

Азербайджанский мигрант возмутился из-за того, что в Калининграде суд назначил 4,5 года лишения свободы за убийство в ДТП школьницы. Видео


Авто в России и мире


Спорт в России и мире



Новости тенниса


WTA

Азаренко вышла в четвертьфинал турнира WTA-1000 в Риме


Здоровье в России и мире


Экология в России и мире


Коронавирус в России


Музыкальные новости


Вольфганг Амадей Моцарт

Моцарт на балалайке и не только: топ-10 необычных концертов и музыкальных событий «Ночи в музее»-2024 в Москве


Власть


Россия


Rss.plus


Россия

Институт экономики города и СберИндекс впервые исследовали доступность жилья в более чем 700 городах России


Жизнь


Блоги


Развлечения


Сегодня в мире


Другие новости сегодня



Russia24.pro — вся правда о России и из России 24/7 (сегодня и сейчас).

Russia24.pro — федеральная интернет-платформа медийных ресурсов регионов России в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, гео-отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. Russia24.pro — ваши новости сегодня и сейчас в Вашем городе.

Все авторы публикаций — на SMI24.net (с комментариями 24/7) от Smi24.net (облегчённая версия международной платформы 123ru.net с учётом действующего законодательства РФ в отношении СМИ). Все новости на английском языке сегодня и сейчас — тут.

Опубликовать новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь, а также на страницах партнёрских проектов 103news.com и RSS +

Ria.city

Светские новости (слухи, сплетни, сарафанное радио, шоу-бизнес, рейтинги)



Самые свежие публикации часа



Russia24.pro — информационно-просветительский интернет-канал про всё, что происходит сегодня и сейчас и происходило когда-то (в архиве, в календарном формате) во всех регионах России (не путать с федеральным ТВ каналом "Россия 24") — новости, статьи, сообщения, реплики, высказывания, комментарии из самых дальних уголков страны, конкретных регионов, городов, сёл и деревень от конкретных источников в текущее время с ежеминутно авторизованным обновлением контента (тексты, фото, видео) на основе уникальной авторской технологии обработки большого количества данных в единицу времени (в настоящее время, это — более чем 20 000 источников публикаций ежедневно со всего мира и, практически на всех популярных языках планеты) в формате онлайн. Russian24.pro — всегда свежие новости без купюр и модерации на канале Россия24.про, а также глобальных дочерних гео и тематических проектах News-Life.pro, News24.pro, BigPot.News и старейшей базовой платформе новостей 123ru.net, а так же её сателлитах. Мы — дорожим Вашим временем и каждым мнением и никогда не навязываем своего видения событий. Точка зрения редакции не всегда совпадает с толкованием авторов и текстами опубликованных новостей и статей. Спасибо, что сейчас Вы — с нами и в мире. Бесплатная публикация новостей доступна в любом городе и регионе на любом языке (определяется автоматически) по ссылке и — внизу каждой страницы.


News Every Day

Ange Postecoglou in spectacular touchline bust-up with fan before slamming ‘fragile’ Tottenham after Man City loss


Game24.pro